“Хәмер” операциясе кысаларында

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә Бөгелмә районында Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә 350 литрдан артыграк күләмдә хәмерне законсыз әйләнештән алды. Тәгаенләп әйткәндә:

- Казан – Оренбург юлының 317 нче чакрымында Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция әйләнешенә киртә куелып, 171,5 литр күләмендә законсыз хәмер хуҗасыннан алынды;

- Казан  – Оренбург юлының 309 нчы чакрымында биш литрлы савытларга тутырылган спиртлы сыекча әйләнешенә киртә куелды, 185 литр күләмендәге бу сыекча хуҗасыннан алынды.

Әлеге операциясенең максаты ялган хәмер продукциясе җитештерү, маркировкаланмаган, шулай ук ялган акциз маркалары белән маркировкаланган  алкогольле продукцияне сату фактларын ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу булып торуын искә төшерик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International