ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралары кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре балалары өчен “Балалар коррупцияне тасвирлый” дигән темага коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади хезмәтләр күргәзмәсе оештырылды.
Конкурста 10 кеше катнашты. Ә инде 8 яшьлек Карина Широкова конкурста иң нәни катнашучыга әйләнде.
Иҗат темасы балалар өчен катлаулы булса да, малай-кызлар үзләренең әти-әниләре ярдәмендә бүгенге җәмгыятьтә коррупцион күренешләргә ни өчен юл куярга ярамавына һәм коррупциягә “ЮК!” дип үз вакытында әйтүнең ни өчен мөһим булуына төшенде.
Жюри конкурска йомгак ясап, бертавыштан чарада катнашкан һәр баланы котларга карар итте.