2015 елның декабре өчен алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматларны кабул итү 2016 елның 1 – 15 гыйнвары чорында автоматлаштырылган рәвештә хәл ителәчәк. 2015 елның декабре өчен спирт һәм алкогольле продукцияне җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында мәгълүматларны кабул итү, билгеләнгән графиклар нигезендә, 2016 елның 11, 12, 13, 14, 15 гыйнварында хәл ителәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2015 елның 4 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә. Декларацияләр 2016 елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.
Кабул итү йомгаклары буенча теркәлгән мәгълүматлар, декларацияләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтына “Декларацияләү” бүлегенә урнаштырылачак.
Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнешен һәм (яки) куллануны, җитештерү куәтләреннән файдалануны декларацияләүдә мәгълүматларны бозып күрсәткән өчен һәм (яки) декларация тапшыру тәртибен һәм срокларын бозган өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.13 статьясы нигезендә күздә тотылган: моның өчен вазыйфаи затлар биш меңнән ун мең сумга кадәр күләмдә; юридик затлар илле меңнән йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штрафка тартыла.