2015 елның 16 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына “Легаль булмаган хәмер” декадасы кысаларында полиция бүлекләреннән алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше очраклары өчен гражданнарны административ җаваплылыкка тарту турында мәсьәләне хәл итү максатында тикшерү материаллары алынды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлында транспорт чараларын тикшерү барышында закон бозуның ике очрагын ачыклаган. Шул рәвешле Алексеевск районында яшәүче берәүнең автомобилендә һәркайсы 5әр литрлы 10 полиэтилен савытта хәмер исе килеп торган спиртлы сыекча табылган. Ә инде полиция хезмәткәрләре Чуашстан Республикасында яшәүче бер ир-ат “иярләгән” автомобиль багажнигында 4әр литрлы ун савыт хәмер тутырылган 2 тартмага юлыккан.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Спас районында торак пунктларда хезмәт эшчәнлеген алып барган чагында автомобиль транспортын тикшерү барышында федераль махсус маркалары ялган булган алкогольле продукциягә юлыккан. Шул рәвешле Урта Йорткүл авылында Ульяновск өлкәсе егетенең ВАЗ-111930 машинасын тикшергән чагында контрафакт билгеләре белән һәркайсы 0,5 әр литрлы 70 пыяла шешәдә «Царская охота» аракысы табылган. Ә инде Болгар шәһәрендә ВАЗ-21144 маркалы машинаны тикшергән чагында 0,5 әр литрлы 5 шешә хәмер продукциясенә юлыгылган. Бу продукция хуҗасының да Ульяновскида яшәүче булуы ачыкланган. Хәмер шешәләрендә «Hennessy» дип язылган этикеткалар ябыштырылган. Акциз маркаларын тикшергәндә, коньякның ялганлап җитештерелгәнлеге ачыкланган.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерүләр алып бара.