2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районында яшәүчеләр өчен күчмә чаралар уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Олы Әтнә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Чарага Олы Әтнә авылында яшәүчеләр килеп, асылда сәүдә өлкәсенә кагылышлы сорауларын ирештерде.
Гражданнарга һәр конкрет очрак буенча, Россия Федерациясе законнары, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, үзләренең хокуклары һәм бу хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.
Куллану базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, хосусый эшмәкәрләр Г.А.Хәйруллина һәм Т.З.Фазылҗанованың сәүдә объектлары сатучылары өчен сатудагы азык-төлек товарларына бәя белешмәлекләрен эшләү һәм аларны урнаштыру кагыйдәләре, кулланучыларга үзләренә кирәкле товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге тудыру өчен сатучы һәм товарлар турында дөрес мәгълүматлар күрсәтү зарурилыгы; төрелмәдәге товарларны һәм икмәк-күмәч ризыкларын сату кагыйдәләре турында тәфсилләп аңлатылды.
Сатудагы товарларның яраклылык срогына һәм саклау шартлары үтәлешенә контрольлекне көчәйтү мәсьәләсе исә сатучыларның төп игътибар үзәгенә алынды.
Халыкара коррупция көне кысаларында чаралар вакытында барча кешегә коррупциягә каршы көрәш буенча мәгълүматлар, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ышаныч телефоннары җиткерелде.
Моннан тыш, таныштыру максатында, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Пульс» газетасы өләшенде.