2015 елның 21 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында, Коррупциягә каршы халыкара көн чаралары кысаларында хезмәткәрләребезнең мәктәп яшендәге балалары тарафыннан иҗат ителеп, күргәзмәгә куелган хезмәтләргә йомгак ясалды.
Әйтергә кирәк, балаларыбызга коррупциянең нәрсә икәнлеген, аның нинди афәт икәнлеген аңлатып торасы да булмады. Чөнки аларның мондый бәйгедә тәүге катнашулары түгел инде – әниләре Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре ләбаса. Ә алар эшли торган җирдә коррупциягә урын юк. Шуңа күрә рәсемнәрнең сюжетлары да - уйлап табылган, әкияти сюжетлар. Әмма әкият тә үзенә күрә бер сабак бирә. Ул кешеләргә үз проблемаларын закон бозмыйча гына, ә читләр проблемаларын - аны үтәп кенә хәл итәргә өйрәтә.
Территориаль орган бусагасын атлап керүчеләр, балаларыбыз иҗатында чагылдырылган якты образлар белән танышып, биредә үзләрен намуслы, яхшы мөнәсәбәт көтүен аңлый.