2015 елның 21 декабрендә Түбән Кама шәһәрендә “Эшлекле дүшәмбе”нең чираттагысы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Фәния Нуриәхмәт кызы Зарипова Легаль булмаган хәмер әйләнешенә каршы көрәш декадасы буенча эш йомгакларын яктыртты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге һәм Түбән Кама ш. башкарма комитеты хезмәткәрләреннән оештырылган мобиль төркемнәр тарафыннан, шулай ук мөстәкыйль рәвештә Алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш декадасы кысаларында үткәрелгән тикшерүләр барышында түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:
- алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сату – 3 очрак;
- алкогольле продукцияне стационар булмаган сәүдә объектларында сату - 3 очрак;
- билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкогольле продукция әйләнеше (ташу) - 2 очрак;
- ишеге күп фатирлы йортның ишегалды ягында урнашкан кибетләрдә алкогольле продукция сату - 1 очрак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре ачыкланган шушы закон бозу фактлары буенча административ тикшерүләр алып бара.
Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәре барлары, кафе һәм рестораннарында үткәрелгән банкетларны игътибар үзәгенә алды, дип билгеләп үтте Ф.Н.Зарипова. Барлыгы 15 җәмәгатьчелек туклануы предприятиесе тикшерелде. Алкогольле продукцияне сатуда закон бозу очраклары ачыкланмады – бәйрәм табыннарындагы барлык хәмернең дә легаль әйләнештә булып, гамәлдәге законнарның барлык таләпләренә туры килүе билгеләнде, диде ул.
Яңа ел алдыннан шәһәр һәм районның 46 җәмәгать туклануы предприятиесенә 224 банкет үткәрүгә заказ кабул итеп алынган инде. Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча эшләнгән чаралар планына контрольлек чаралары да кертелгән. Алар декада кысаларында гына түгел, ел дәвамында даими рәвештә уздырыла. Контрольлек итүче орган алдына куелган бурыч – хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан алкогольле продукция сатуда закон бозу очракларын ачыклау гына түгел, бәлки алар белән халыкның алкогольле продукция куллануын киметүгә юнәлдерелгән профилактика эшен (законда күздә тотылган чикләүләрне үтәү, шулай ук сатуга фәкать легаль һәм сыйфатлы хәмер чыгару нигезендә) дә алып бару.