Лениногорскида алкогольле продукцияне сату өлкәсендә закон бозуларны ачыклау дәвам итә

2015 елның 20 декабре, якшәмбе

“Алкоголь” операциясе барышында Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты белгечләре белән берлектә закон бозу фактын ачыклады: “Туган як” ресторанында тиешле документлардан башка гына хәмер сату билгеләнде.

Хәмер продукциясен тиешле документларга ия булмаган килеш кенә сату закон бозуның җитди очрагы булып тора. Аның өчен административ җәза, кайбер очракларда җинаять җәзасы да каралган хәтта. Шуңа да карамастан, оятлары качкан кайбер хуҗалык итү субъектлары, кибетләргә һәм башка сәүдә предриятиеләренә (кафе, ресторан, барлар һ.б.) хәмер китерү һәм сатуны оештырып, аңлы рәвештә закон бозуга бара. Ә бит хәмернең законсыз әйләнеше легаль коммерция эшчәнлегеннән качу гына түгел, бәлки, кагыйдә буларак,  сатып алучылар гомеренә янаган контрафакт, сыйфатсыз спиртлы продукция сату да әле.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәмер базарын җайга салу турында законның үтәлешен тәэмин итү һәм бу өлкәдә закон бозуларны ачыклау максатыннан системалы төстә эш алып бара. Бу эш хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар, шул исәптән башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә башкарыла.

Хәмер базарында закон бозуларны ачыклау максатыннан уртак тикшерүләр үткәрү үзенең нәтиҗәлелеген раслап, хәзерге вакытта уңышлы гына дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International