Агымдагы елның сентябреннән ноябрьгә кадәрге чорда “Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программасын тормышка ашыру кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика күләмендә олимпиада үткәрелде. Аның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча укучылар арасында үткәрелгән олимпиадада актив катнашкан өчен” номинациясендә олимпиада җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр һәм мактау грамоталары, шулай ук олимпиада призерларын әзерләгән укытучыларга Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә өлеш керткән өчен Рәхмәт хатлары тапшыру буенча чаралар оештырылды. Тәгаенләп әйткәндә:
- 2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Иске Җөри урта мәктәбендә – биредә 10 нчы сыйныф укучысы Камилә Әсхәт кызы Гарифуллина олимпиада призерына әйләнде. Җәмгыять белеме укытучысы - Рузилә Сәетша кызы Гарифуллина;
- 2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицеенда – биредә 10 нчы сыйныф укучысы Эмиль Юрьевич Емельянов олимпиада призерына әйләнде. Җәмгыять белеме укытучысы - Ләйсән Мәҗит кызы Емельянова;
- 2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә урта мәктәбендә – биредә 11 нче сыйныф укучысы Искәндәр Рәдиф улы Зарипов олимпиада призерына әйләнде. Җәмгыять белеме укытучысы - Миләүшә Наил кызы Шәмсиева.
Бүләкләр тапшыру чараларының һәркайсында Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров укучылар һәм укытучыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Ул шулай ук мәктәп укучыларның киләсе олимпиадаларда да актив һәм нәтиҗәле төстә катнашуларына ышаныч белдерде.
Үз чиратында, барлык призерлар һәм аларның остазлары да теләктәшлек, ихтирамлы мөнәсәбәт һәм кыйммәтле бүләкләр өчен олимпиаданы оештыручыларга эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: призерларны бүләкләү чаралары барышында башка балалар да зур кызыксыну күрсәтеп, кулланучылар хокукларын яклау буенча үз белемнәрен сынап карау өчен алга таба олимпиадаларда катнашырга теләүләрен сиздерде.