Әдәбият һәрбер кеше тормышында бик зур әһәмияткә ия. Китаплар кешене тәрбияли, фикерләүгә өйрәтә, дөньяга үз карашын булдыруга ярдәм итә.
Бүген Әлмәт шәһәренең С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә “Укый торган чак” дигән Әдәбият елын ябуга багышланган йомгаклау чарасы булып узды. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты. Белгечләребез китап сөючеләр өчен кирәкле куллану белемнәре буенча мәгълүматлар ирештерде. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча китап һәм мәгълүмати материаллар күргәзмәсе дә оештырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнелә торган мәгълүмати материаллар һәр кулланучы өчен мөһим булган мәсьәләләрне ачыкларга ярдәм итә Алар:
- товарда кимчелекләр ачыкланган очракта сатып алучы сатучының нинди гамәлләренә исәп тота ала; сыйфатсыз товарга үткәрелгән экспертиза өчен кем түли һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта нәрсә эшләргә;
- кредитка сатып алынган товарны кибеткә кире кайтарып буламы;
- сатучы нинди очракларда неустойка түләүне таләп итүгә хокуклы, товар сатучы китергән мораль зыян өчен компенсация алырга мөмкинме?
- сатучы исеменә дәгъваны яки судта кулланучы хокукларын яклау өчен дәгъва гаризасын ничек дөрес итеп төзергә, кебек сорауларга җавап табу мөмкинлеге бирә.
Кулланучы үзен борчыган проблемаларны хәл итү өчен кулланучыларга тәгаенләнгән белешмәлекләрдә урнаштырылган документлар үрнәкләреннән (тормышта килеп чыгу ихтималы булган барлык очраклар буенча) куллана ала. Кулланучылар өчен белешмәлекләр үз хокукларын ничек дөрес итеп якларга икәнен белергә теләүче укучыларның киң даирәсе өчен билгеләнгән.
Территориаль орган хезмәткәрләре чарада катнашучыларны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, №2300-1 РФ Законы, Законга кертелгән соңгы үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, китапханәләр белән ел дәвамындагы уртак эшен анализлап, шуны әйтергә тели: кешеләр китаплар һәм үзләренә җиткерелә торган мәгълүматлар белән нык кызыксына, китапханәгә бик зур канәгатьлек хисе белән йөри. Укучы өчен дә, китапханәче эше өчен дә уңайлы шартлар гына тудырырга кирәк.
Соңгы вакытларда төрле акцияләр үткәрү модага керде. С.Сөләйманова исемендәге китапханә дә аларны күпләп уздыра. Мондый акцияләрдән соң китапханәгә йөрүчеләр саны күзгә күренеп арта. Әдәби бәйрәмнәр – җитди әзерлек таләп иткән комплекслы чара ул.
«Укый торган чак” бәйрәмендә китапханәче чыгышыннан соң җырлар, шигырьләр яңгырады, бәйгеләр булды. Ә инде иң ахырда алып баручы бәйрәмнең идеясе һәм йомгаклары турында кыскача гына сөйләп үтте.