Ташучыларны тотканнар

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре “Зеленодол” машина авырлыгын үлчәү пунктында ВАЗ 11183 автомобилен тикшергән. Машина рулендә Югары Осланда яшәүче бер ханым утырган булган. Автомобиль эчендәге биш литрлы 4 канистрда хәмер исе килеп торган үтә күренмәле сыекча тутырылганлыгы билгеләнгән. Машина йөртүче ханым әйтүенчә, хәмерне (аракы) ул  бер танышы - “дальнобойщик”тан  9000 сумга сатып алган.

 Моннан тыш ЮХИДИ хезмәткәрләренә Йошкар-Ола – Зеленодол автомобиль юлының 120 нче чакрымында «Форд Транзит» машинасын туктатырга туры килгән. Бу юлы Мәскәүдә яшәүче бер ир-ат хәмер исе килеп торган сыекча тутырылган унар литрлы - 6  һәм бишәр литрлы 3 пластик шешәсе белән “кармак”ка эләккән. Хәмерне ул, янәсе, Мәскәүдә ял көне базарында сатып алган. Яңа елны туган-тумачалары, дус-ишләре белән бергә каршылау өчен, Апас районының Багыш авылына кайтышы икән, имеш.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы вазыйфаи затлары әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International