Наносыекчалар

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Техник алгарышны - халыкка! Зеленодол кибетләренең берсендә сатучы этикеткаларына «Зеленое яблоко» «AgБион-2» көмешнең наноүлчәмдәге кисәкчекләреннән торган сыек косметика әйбере (бит тиресе өчен лосьон) һәм «Целебная сила природы» «AgБион-2» көмешнең наноүлчәмдәге кисәкчекләреннән торган сыек косметика әйбере (лосьон) дип язылган спиртлы сыекчалар сатканда, шуны күздә тоткан, күрәсең.

Көмеш кисәкчекләреннән торган 100 мл сыешлыктагы  «Зеленое Яблоко» ның бер савыты 10 сум торса, көмеш кисәкчекләреннән торган  250 мл сыешлыктагы полиэтилен капчыкка тутырылган «Целебная сила природы» кыйммәтрәк: капчыгы – 45 сум.

Сатудагы спиртлы сыекчага товарны озату документларының да булмавы билгеләнгән. Әмма әлеге сыекчаларны суррогат хәмер сыйфатында чөмерүче кибетнең даими клиентлары кирәкмени соң ул?!..

Хәзерге вакытта “югары технологияле” сыекчалар сатучы ханымга карата административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International