2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Чистай муниципаль районы полиция һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмау очрагын ачыклады. Кубасс авылында «Берёзка» кибете сатучысы 9 сәгать 35 минутта 0,5 литрлы савытта 51 сумнан «Балтика №3» сырасын сатканда “тотылды”. Сыраны ул, үзе әйтүенчә, кичке уннан иртәнге унга кадәр ваклап сатарга ярамаганын онытып, вакытка карап тормыйча гына сатып җибәргән, имеш.
Хәзероге вакытта тикшерү материалы - административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.