Олимпиадалар җиңүчеләрен эзләргә түгел, аларны үстерергә кирәк

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

 2015 елның 22 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә Республика күләмендә үткәрелгән олимпиада җиңүчесен бүләкләү булды. Аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 1 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы  Кошкин Никитага I дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Н.В.Кошкинның инде менә өч ел рәттән олимпиадада катнашуын, ике ел рәттән призлы урыннар яулавын билгеләп үтәргә кирәк. 2015 елда ул җиңүчеләр арасында мактаулы урын яулады. Димәк, егет нык холыклы, һәм ул алдына куелган максатларга ирешү өчен көчен дә, вакытын да кызганмый.

Җиңүчене әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Е.А.Тарасова, мәктәп директоры А.С.Кузнецовка аерым ихтирам һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. Мәктәптә укытучылар һәм балаларның эшләве өчен барлык уңайлыклар тудырылганлыгы да игътибардан читтә калмады. Җиңүчене әзерләгән педагогка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

Балаларны олимпиадага әзерләгәндә педагогларның төп бурычы  - сәләтле укучыларның мөмкинлекләрен тулысынча тормышка ашыруга ярдәм итәрдәй иҗади, белем мохите тудыру.

Олимпиадага әзерләнгәндә, педагоглар укучыларның мөстәкыйль эшләвен игътибар үзәгенә ала һәм хуплый. Мөстәкыйль рәвештә иҗади эзләнү укучыларны олимпиадага әзерләүнең иң нәтиҗәле формасы булып тора. Бу җәһәттән Е.А.Тарасова болай дип билгеләп үтте: “Факультативлар үткәрергә, яшь талантның үзе белән генә эшләргә була. Әмма үсмер билгеле бер вакытта, тагын да авыррак биремнәрне үтәү өчен, үзендә яңа белемнәр эзләү теләген сизмәсә, аңа олимпиадаларда катнашуның канәгатьлек хисе бирүе һәм баланың аларда җиңү яулавы шикләндерә”.

Азнакай муниципаль районында исә 7 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы А.А.Талипованы олимпиадага әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Г.Р.Лобановка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

Олимпиадаларда, калган башка ярышлардагы кебек үк, җиңүчеләре дә, җиңелүчеләре дә була, әлбәттә. Тик олимпиадада катнашучыларның һәркайсы, нинди генә нәтиҗәгә ирешмәсен, үзен җиңүче кебек хис итәргә тиеш. Башкаларны җиңмәсә дә, олимпиадада катнашып, үзенең курку-шикләнүләрен җиңгән ич ул! Шул рәвешле үсү җитди һәм максатка омтылышлы әзерлек таләп итә, ә инде даими рәвештә үз өстеңдә эшләү иҗади шәхес формалаштыруга һәм барлык өлкәләрдә уңышлы эшчәнлеккә ярдәм итәчәк.

Чара ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы: “Олимпиадаларда катнашу мәктәп укучыларының мөстәкыйль  танып белү эшчәнлеген көчәйтүдә аерым урын алып тора”, - дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International