Лениногорск шәһәрендә - легаль булмаган сәүдә очраклары

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

2015 елның 10-14 декабрендә Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районның башкарма комитеты белгече белән берлектә районыбызның биш сәүдә объектында халык телендә “фанфурик”лар дип йөртелә торган “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча сату фактларын янә ачыклады. “Кармак”ка эләккән сәүдә предприятиеләре арасыннан дүртесе – авылларда урнашкан. Барлык продукция – 600 савыт спиртлы сыекча сатудан алынды, эш материаллары Дәүләт алкоголь инспекциясенә карап тикшерүгә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International