Лениногорскида яшәүчеләргә Яңа ел бүләген ничек сайларга?

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Бер генә Яңа ел да балаларга татлы Яңа ел бүләгеннән башка узмый. Әмма сабыйларыбызга аны сатып алганда, бик игътибарлы булырга кирәк. Бу сорауга тәгаен генә җавап табу өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек начальнигы Алина ВИНОГРАДОВАга мөрәҗәгать итәргә булдык.

 - Супермаркет киштәләренә тәм-том тутырылган аллы-гөлле капчыклар әллә кайчан ук “менеп утырды” инде. Беренчедән, бүләкнең яраклылык срогын игътибар үзәгенә алырга кирәк. Икенчедән, төрелмәсе яки капчыгының җете төсләре, җемелдәвекләре  күзләрне камаштырып торырга тиеш. Эчендә ниләр булуына карамастан, мондый бүләкнең сабый күңеленә хуш килүе көн кебек ачык! Җитештерүчесен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Халыкта билгеле җитештерүченең Яңа ел күчтәнәченә һәм табигый тәм-томнарына өстенлек бирү мөһим.

Бүләктә маркировкасы (этикетка) булу-булмауны да барларга онытмагыз. Андагы мәгълүматлар рус телендә язылган, бик төгәл булырга, җиңел укылырга тиеш.

Яңа ел бүләген сайлаганда, сатып алучылар кибет киштәсе яныннан читкә китмичә генә капчыкта ниләр барлыгы белән танышуга хокуклы. Төрелмә-капчыгы үтә күренмәле түгел икән, үрнәге дә куелмаган икән, сатучыны чакырып, аннан кондитер әйберләр җыелмасын ачуын сорарга мөмкин. Бүләк эченә уенчык та салынган очракта, бу уенчык төрелмәдә булырга, нинди яшьтәге балалар өчен эшләп чыгарылганлыгы турында мәгълүматлары күрсәтелергә тиеш.

Бүләк төрелмәсенең ныклыгын да карарга онытмагыз. Эчендәге тәм-томнарның тышкы тәэсирдән әйбәт сакланган, төрелмәсенең әйбәтләп ябылган, яньчелмәгән-ямшәймәгән булуы кирәк.

Тәм-томнары сыйфатсыз булып чыккан очракта татлы бүләк кире кайтарылырга яки башкасына алыштырылырга мөмкин. Кулланучы түләнгән акчасын кире кайтаруга яисә, бәясен яңадан исәпләтеп, товарны сыйфатлысына алыштыруга хокуклы.

Кулланучы буларак хокукларыгызның санга сугылмаганлыгын сизсәгез, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итегез. Безнең адрес: 423250, Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail: lensk@tatzpp.ru тел.: (85595) 5-19-72.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International