Лениногорскида сиздермичә үтерүчеләр “үрчи”

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре “Хәмер” операциясе кысаларында шәһәр-район кибетләрен тикшерү барышында сиздермичә үтерүчеләр - “фанфурик”лар белән сәүдә итү фактларын ачыклады. Нәтиҗәдә Лениногорск шәһәренең «Солтан», Шөгер авылының “Миләш”, “Исток”, Тимәш авылының «Бытовая химия», “Курай” Лениногорск шәһәренең «Ак каен» сәүдә объектларыннан (кибетләр) 853  шешә агулы сыекча алынды.

Хөрмәтле лениногорскилылар!   Кешеләр язмышына битараф калмыйча гына, бавырны “ашый” торган спиртлы төнәтмәләр һәм лосьоннарның кайда сатылуы турында хәбәр итсәгез иде! Безнең адрес: Лениногорск ш., Гагарин исемендәге урам, 51, Тел.: (85595) 5-19-72.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International