Агымдагы елның 1 сентябреннән 14 ноябрьгә кадәр республикабызда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага тугызынчы – унберенче сыйныф укучылары арасында олимпиада булып узды. Олимпиада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырылып, берничә этапта үтте.
Шулай итеп, егет-кызларыбызның олимпиадада катнашуы кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен һәм күнекмәләрен сынап карау мөмкинлеге бирде.
Олимпиадада Әлмәт шәһәре 16 нчы мәктәбе укучысы да катнашып, III-этапка кадәр “барып җитте” һәм шул рәвешле олимпиада призерына әйләнде. Чәршәмбе көнне – 2015 елның 23 декабрендә Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А. Марченко исеменнән Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.
Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Идрисова “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасында катнашып, куллану белемнәрен өйрәнүдәге уңышлары өчен бүләкләнде.
Моннан тыш тантанада әлеге уңган-булган кызны олимпиадага әзерләгән укытучы Е.П.Бәдриевага Рәхмәт хаты тапшырылды. Укучысының һәр җиңүе - укытучының бик зур һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе бит ул!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә лаеклы өлеш керткән өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Е.П.Бәдриевага эчкерсез рәхмәт сүзләре ирештерде һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.
«Төрле чараларда үзләренең тырышлыгы һәм максатка омтылышлылыгы белән мәктәбе, шәһәренең дәрәҗәсен күтәргән балалар - әти-әниләре, укытучылары, якыннары, шулай ук республика горурлыгы! Укытучының бөек хезмәте, әти-әниләрнең тырышлыгы, алардан килгән геннар һәм дә укучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе бу”, - диде Әлмәт территориаль органы начальнигы олимпиада призеры Г. Идрисованы котлап.
Олимпиадада катнашкан барча егет-кызга һәм аеруча җиңүчеләргә олимпиада биремнәрен зур кызыксыну һәм акыл көче белән, иҗади якын килеп үтәүләре өчен җылы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Аларның һәркайсына алга таба яңа үрләр телибез.