Ресторанга җәза яный

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

 Лениногорскида алкогольле продукция сату өлкәсендә закон бозу очрагының чираттагысы ачыкланды.

“Хәмер” операциясе барышында Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм башкарма комитеты белгечләре белән берлектә җирле рестораннарның берсендә тиешле документларга ия булмаган килеш кенә хәмер белән сәүдә итү фактын теркәде.

Алкогольле продукцияне тиешле документларга ия булмаган килеш сату закон бозуның бик тә җитди очрагы булып тора. Аның өчен административ җаваплылыкка, кайбер очракларда хәтта ки җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International