1 нче урта мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Никита Кошкин кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Никита олимпиадада өч ел рәттән катнашты инде. Шуның икесендә призлы урыннар алды. Быел исә бөтенләй дә җиңүче булды. Егеткә бүләкне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева тапшырды.
Җиңүчене әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Тарасовага да җылы рәхмәт сүзләре ирештерелде. Укытучыга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.