Легаль булмаган хәмергә көн бетә

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

 Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре “Легаль булмаган хәмер” операциясенең соңгы 10 көнендә генә дә хәмерне лицензиясез, маркировкасыз һәм тиешсез вакытта сату фактлары буенча 12 административ эш кузгатты. Хәзер аптекаларда сатыла торган хәмерле продукция һәм косметика продукциясен сату зур проблемага әйләнде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина: “Без стационар булмаган сәүдә объектларында фәкать аптека челтәрләре аша сату рөхсәт ителгән, “этил спирты” дип язылган продукцияне генә сатудан алабыз. Кызганычка, косметика продукциясен сатудан алырга хакыбыз юк. Бу 171 нче федераль закон нигезендә җайга салынмаган”.

Көтелә торган төп яңалык: 2016 елның 1 гыйнварыннан спиртлы эчемлекләр сатуга лицензиясе булган бер генә оешманың да ЕГАИС – хәмер сатунын учетын алып бару системасыннан башка гына законлы төстә хәмер продукциясен сата алмавы.  Яңа елдан башлап, күпләп сату өлкәсенә, ә инде июльдән – ваклап сату өлкәсенә дә кагылачак бу.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина: “Чаллы хәмер сату ягыннан Татарстан Республикасында алдынгы сафларда бара, чөнки бездә сәүдә объектлары бик күп.

Әйтергә кирәк, Чаллыда ЕГАИС системасын гамәлгә керткән эшмәкәрләр бар да инде. Әлеге яңалык нәтиҗәсендә сатып алучы акциз маркасы буенча теләсә кайсы хәмер шешәсенең кайда җитештерелгәнлеген һәм кайда тутырылганлыгын тикшерә ала. Хәзер, контрафакттан агулану очракларына шикаятьләр явып кына торган бер мәлдә, бик актуаль бу.
Кристина Григорьева,  хәмер сату буенча кибетләр челтәре директоры: “Бу хакта интернетта, социаль челтәрләрдә, телевидение аша күп сөйләнелә. Урыннарда сатып алучылар да безгә мондый очракларның булуына зарлана һәм нык борчыла. Без сатып алучылар өчен эшлибез һәм аларның хәмерне тикшереп алу мөмкинлегенә ия булуларын телибез. Әлеге система нәкъ менә шул мөмкинлекне ачачак, әмма алар касса чегы буенча  хәмерне 2016 елның 1 июненнән генә тикшереп сатып ала башлаячак.

Яңа учет системасы кертелүгә карамастан, эшмәкәрләр легаль булмаган хәмер сату нокталары калмаячагына шикләнә. Әлегә лицензиясе булган эшмәкәрләрнең 1 гыйнварга кадәр хәмер сатып алу мөмкинлеге бар. Яңа елга кадәр сатып алынган товар яңа контрольлек системасы -  ЕГАИС та теркәлмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International