Россия төбәкләрендә ялган хәмердән агулану очраклары ешайган

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен ялган хәмер дә күбәя. Аны теләсә кайда, теләсә нәрсәдән һәм теләсә ничек җитештерәләр. Мондый хәмердән җан тәслим кылучылар да аз түгел инде. Бөтен ил күләмендә – шул хәл.

 Әле менә соңгы көннәрдә генә Иваново һәм Самара өлкәләрендә кешеләрнең үлем-китем очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Контрафактка каршы һәр төбәк үзенчә көрәшә. Әнә Татарстан башкаласында “кайнар линия” ачылган. Әлеге телефон аша сыйфаты шик тудырган эчемлекләр сатыла торган барлар һәм кибетләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

Бер гаражда брендлары төрледән-төрле аракы шешәләре тутырылган йөзләрчә тартманы күз алдына китерәсезме? Беренче карашка, бер генә шешә дә чыныннан аерылмый: фирма шешәсе, этикеткалары, акциз маркалары – барысы да бар. Бары тик экспертиза нәтиҗәләре буенча гына хәмернең кулланырга яраксыз булуы ачыклана.

«Тикшерү үткәргәндә, полиция хезмәткәрләре танылган бер җитештерүченең 2000 шешәгә якын аракысын, шулай ук биш литрлы савытларга тутырылган 95 литр спирт һәм коньякны тартып алды”, - ди ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат хезмәте начальнигы Максим Костромин.

Җинаятьчел төркем ике ел чамасы суррогат хәмер җитештерү белән шөгыльләнгән.  Цех ролен үтәгән гади генә гаражларда продукцияне шешәләргә тутырып, ялган акциз маркалары, этикеткалар ябыштырганнар да складларга китереп сатканнар. Хәмерне бары тик зур партияләр белән генә “озатканнар”. Сатып алучылар – бары тик үз кешеләре генә. Клиентларга кытлыктан интекмәгәннәр. Соң, товарлары шалкан бәясеннән ич!..

«Безгә ирештерелгән мәгълүматларга караганда, үз бәясе 10 мең сум тирәсе торган коньяк аларда 200 сумга сатылган. Шешә кабул итү пунктларында төрле хәмер продукциясеннән бушап калган шешәләрне җыйганнар. Спиртка су кушып, спиртлы сыекча ясаганнар һәм шуны шешәләргә тутырганнар”, - ди РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча бүлек тикшерүчесе Шамил Баһаветдинов.

Ялган вискины чыныннан аеруы җиңел түгел. Этикеткасына (тигез һәм пөхтә итеп ябыштырылган булырга тиеш) һәм акциз маркасына игътибар итәргә кирәк. Кагыйдә буларак, ялган хәмер шешәләрендә урын алган сүзләр һәм саннарны укып булмый.

Легаль булмаган коньяк, виски яки  аракыны интернет аша сатканнар. Мондый сайтларның клиентлары аз түгел: хәмерне кибеттәгедән арзангарак саталар бит. Тәүлек әйләнәсендә эшли торган барларда яки “Бистро”ларда да ялган хәмер - “буа буарлык”. Шундый оешмаларның берсендә биш литрлы канистрдагы спиртны аракыдан бушаган шешәләргә тутырып, сыйфатлы хәмер рәвешендә сатканнар.

«Этил спиртына яки метил спиртына (монысы – бөтенләй дә куркыныч) буяулар һәм хуш ис бирә торган матдәләр өстиләр дә – шуның белән шул. Техник спирт азык-төлек булмаган чималдан ясала, мондый спиртны куллануның аянычлы нәтиҗәләргә китерәсен көт тә тор!”, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна Хәбибуллина.

Бәйрәмнәр алдыннан илдә легаль булмаган хәмер әйләнеше арта. Татарстанда гына да зур градуслы ялган эчемлекләр өлеше  30% тәшкил итәргә мөмкин. Казан хакимияте шәһәр халкын суррогатка каршы көрәшкә җәлеп итәргә карар кылган. Хәзер шәһәрдә яшәүчеләр “Кайнар линия” телефоны аша эшчәнлекләре шик тудырган теләсә кайсы оешма яки кибет турында хәбәр итә ала. Берничә көн эчендә генә дә дистәләрчә шикаять алынган инде.

« Язмача бер хәбәр килде. Ничек язылганын сүзгә-сүз әйтеп бирим әле. “Агулы продукция сатыла. Дустымны, 100 грамм  шул аракыны эчкәч, хастаханәгә алып киттеләр. Аздан гына якты дөнья белән хушлашмый калды”, - дип язылган иде анда”, - ди Казанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов.

Гражданнардан кабул итеп алынган барлык мәгълүматлар хокук саклау органнарына тапшырыла. Тикшеренү кайвакыт тулы бер җинаятьчел төркемне фаш итү белән төгәлләнә.

Легаль булмаган хәмер җитештерүчеләргә 5 елдан алып ирекләреннән мәхрүм итү яный.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International