23 декабрь көнне Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Үзәк китапханәсендә “Хокук белемнәре көне” дигән темага Арча районы ветераннар (пенсионерлар) советы тарафыннан оештырылган “Түгәрәк өстәл” булды. “Түгәрәк өстәл” барышында “Ак барс-Мед”, социаль яклау бүлеге, ЗАГС бүлеге, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Пенсия фонды вәкилләре чыгыш ясады. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина да катнашып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы функцияләре һәм бурычлары турында сөйләде. Моннан тыш, территориаль органда карап тикшерелгән мөрәҗәгатьләрдән үрнәкләр китереп, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нормалары аңлатылды. Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар сатып алганда нинди гамәлләр кылырга икәнлеге аңлатылды. Очрашу “сорау-җавап” рәвешендә үткәрелгәнлектән, ветераннар сәүдә өлкәсенә бәйле бик күп сорауларын бирде. Мәсәлән, “Бәя белешмәлегендә – бер бәя, ә касса янында бөтенләй икенче бәя булып чыкканда, нишләргә?”, “Товар сатып алганда, сатучылар касса чегын кулга бирергә тиешме?”, “Ни өчен азык-төлек бәясе төрле кибетләрдә - төрлечә?”, “Почта аша ватылган-ямшәйгән посылка (эчендәге товары тиз ватылучан булган) алганда, нишләргә?” дигән һ.б. сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында тулы җаваплар ирештерелде.
Чараны оештыручылар һәм катнашучылар, танып белү характерындагы үтә кызыклы очрашу уздырган өчен, территориаль орган белгеченә рәхмәт сүзләрен кызганмады. Чарада катнашкан барча халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга багышланган буклетлар һәм «Пульс» газетасының чираттагы саны өләшенде.