“Фанфурик”ларга көн юк!

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

 Лениногорск районында, суррогат хәмер һәм “ике төрле максаттагы” сыекчалар әйләнешенә киртә кую максатыннан чыгып, шәһәр һәм районның сәүдә предприятиеләренә даими рәвештә рейдлар үткәрелеп килә.

Аның кысаларында полиция һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, җирле үзидарә органы хезмәткәрләре район халкы белән берлектә, аерым алганда, спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү мәсьәләләре буенча төрле чаралар үткәреп килә.

«Фанфурик”ларга мөкиббән китүчеләр  - бик аянычлы нәтиҗәләргә китерердәй бәйлелек әсирлегендә. Шуңа күрә аларны вакытсыз үлемнән саклап калуның бердәнбер ысулы – ул да булса эчү өчен билгеләнмәгән әлеге продукция сатуга киртә кую. Ике сәүдә объектына тикшерү үткәрү барышында барлыгы  675 савыт сыекча сатудан алынды. Бу факт буенча административ эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International