Бүген мэриядә Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы Гөлшат Вафина катнашында мабугат конференциясе булып узды. Очрашу барышында ул журналистларга инспекциянең 2015 елдагы эш йомгаклары турында сөйләде.
Чаллыда 10-20 декабрь чорында алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактларын ачыклау буенча операция үткәрелгән. Тикшерү барышында барлыгы 12 административ эш кузгатылган. Шуның 8 очрагы – лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмер сату, 2 очрагы – маркировкасыз продукция сату һәм 2 очрагы – алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сату. Лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмер сатуның сигез очрагыннан алтысы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә теркәлгән.
Тикшерүләр барышында барлыгы 180 литр хәмер сатудан алынган. 2015 елда барлыгы 13 мең литр күләмендә хәмер тартып алынса, 2014 елда бу күрсәткеч шактыйга азрак - 5 мең литр гына тәшкил иткән.
Гөлшат Вафина хәбәр иткәнчә, бүген хәмерне лицензиясез сату, Казахстан продукциясен сату һәм “ике төрле максаттагы” продукция сату мәсьәләсе бик кискен тора. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә алкогольле һәм спиртлы продукция сату 2014 елдагыга караганда 9 процентка кимегән.
«Кызганычка, бүген косметика продукциясен сату бик нык колач җәйде. Акчасызлык әлеге продукциянең бик күп сатылуына китерә. Стационар булмаган сәүдә объектларында тышына “этил спирты” дип язылган продукцияне сатудан алабыз, чөнки аны фәкать аптека челтәре аша гына сатарга ярый. Ә менә косметика продукциясен сатудан алырга хакыбыз юк. Башкарма комитетта нәкъ менә шушы продукция сатыла торган стационар булмаган сәүдә объектларын сүтү-җимерү турында документ әзерләнелә”, - дип хәбәр итте Гөлшат Вафина.