Яшь буын үз хокукларын белә. “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән республика олимпиадасы йомгаклары әнә шуны раслады. 2015 елгы олимпиадада Питрәч районы мәктәпләреннән барлыгы 42 укучы катнашты. Нәтиҗәдә ике кыз йомгаклау этабына кадәр “барып җитте” һәм призлы урыннарга лаек булды.
Питрәчнең 1 нче мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Лилия Конторина республика күләмендә мактаулы өченче урынга чыкты. Ә инде Кощаково мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Эльза Азатян “Куллану белемнәрен үстерүдә ныклык һәм түземлелек өчен” номинациясендә призерга әйләнде.
Мәктәп укучыларын бүләкләү тантанасы Питрәчнең 2 нче мәктәбе актлар залында булды. Анда район мәктәпләренең тарих укытучылары һәм Питрәч авылының өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Тантананы Питрәч муниципаль районының “Мәгариф бүлеге” учреждениесе укыту-методик яктан тәэмин итү бүлеге методисты ачып җибәрде. Ул, зур уңышларга ирешүләре һәм белемнәрен үстерүгә омтылышлары өчен, өлкән сыйныф укучыларына рәхмәт сүзләре ирештерде.
Финалга чыгучыларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова котлап, аларга бүләкләр тапшырды. Шул рәвешле Конторина Лилия III дәрәҗә диплом, истәлек медале һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Ә инде Азатян Эльзага грамота һәм истәлекле призлар тапшырылды.
М.И. Егорова олимпиадада катнашучыларны котлап, укучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алга таба да белем эстәүләрен теләде.
Укучыларны әзерләүгә укытучыларның зур өлеш кертүе дә билгеләп үтелде. Тантана кысаларында Питрәч муниципаль районында олимпиада призерларын әзерләгән Питрәчнең 1 нче мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәхмәтуллина Резедә Ильсур кызына, Кощаково мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Каплевская Светлана Владимировнага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А. Марченко имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чарада катнашкан барча кешегә якынлашып килүче Яңа ел котлаулары ирештерелде.