Гирлянда сайлыйбыз

2015 елның 26 декабре, шимбә

Хәзер кибетләрдә электр гирляндаларының ниндиләре генә юк! Әмма шулар арасыннан иң сыйфатлысын һәм иң матурын ничек сайлап алырга?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы бу җәһәттән түбәндәгеләрне тәкъдим итә.

Иң элек гирлянданың төрелмәсен игътибар белән карагыз: анда җитештерүчесе, билгеләнеше (урам, чыршы өчен, интерьер өчен), егәрлеге һәм көчәнеше күрсәтелгән булырга тиеш. Тартмасы эчендәге инструкциясен укып чыгыгыз. Моннан тыш розеткага тыгыла торган вилкасы янындагы кечкенә генә ярлыгына күз салыгыз: анда да бик мөһим мәгълүматлар урын алырга мөмкин.

Үзегезгә нинди озынлыктагы гирлянда кирәклеген билгеләгез. Бу кадәресе аны кайда эләчәгегезгә бәйле. Чыршыга икән, озын булырга тиеш. Һәрхәлдә чыбыкның викадан алып соңгы лампочкага кадәрге озынлыгы 1,5 метрдан ким булмаска тиеш. Лампочкаларның ешмы, әллә сирәкме урнаштырылганлыгын да күз уңыннан ычкындырмагыз. Кайберәүләргә бөтен чыршының төрле төсләргә күмелеп утыруы ошаса, кемнәрдер ара-тирә җемелдәп, гүя сихерле нурлар сирпеп торган утларга мөкиббән китә.

Чыбыкның үзегезгә кирәкле төстәгесен сайлап алыгыз. Кагыйдә буларак, гирляндаларны яшел үткәргечләрдән ясыйлар. Әмма ак яки көмешсу төстәге ясалма чыршылар да була бит. Үткәргечләрне төрле төстә ясыйлар, тик, әлбәттә инде,яшел төстәгеләрен табуы җиңелрәк. Үтә күренмәле шнурларга “тезелгән” гирляндалар да бар. Мондый гирлянда белән теләсә кайсы чыршыны яки интерьерны бизәргә мөмкин. Аның “киселеше” кимендә 0,5 квадрат миллиметр тәшкил итәргә тиеш. Үткәргечләрнең әйбәтләп изоляцияләнгән булу-булмавын да игътибарыгыздан читтә калдырмагыз. Шнурның вилка, лампочкалар һәм режим күчергеч белән тоташтырылган урынын игътибар белән карагыз: еш кына төзексезлекләр “чыгара” торган урын бу. Режим күчергеч кырыйларына басып карагыз: пластмассасы юка булып, ярылырга гына торган кебек икән, алмагыз.

 Гирлянданың нинди режимнарда эшләвен, гомумән, аларның күпме булуын карагыз. Алар бик күп төрле булырга: гирлянда утлары әкренләп кенә янып, сүнә торган, тиз янып, тиз сүнә торган, җемелдәп торган булырга мөмкин. Лампочкалары да төрлечә: йолдызчыклар, шарчык, йөрәк, кыңгырау, кар бөртекләре рәвешендә була. Чыршыны “борынгыча” - шәм рәвешендәге гирлянда аеруча бизи. Лампочкаларның формасын, төсен һәм зурлыгын чыршының ясалышына яки интерьерның бизәлешенә туры китереп сайлап алыгыз. Гирлянда 18 һәм аннан күбрәк лампочкадан торса, җыелмасында өстәмә өч лампочка, 18 дән кимрәк икән  - тагын ике лампочка булырга тиеш.

 Урамга элү өчен гирлянда сайлаганда, лампочкаларының су-дымнан ни дәрәҗәдә сакланган булуын тикшерегез. Маркировкасына карагыз - анда  IP 23 билгесе булырга тиеш. Дым-судан тиешенчә изоляцияләнмәгән гирлянданы урамда кулланырга ярамый.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табыш ишетергә кирәк булганда, кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаганда, кыю төстә  (85592) 7-05-07 телефоны аша Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International