Лениногорскидагы рестораннарның берсендә документларсыз гына хәмер сатканнар

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

 Лениногорскида полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Лениногорск районы башкарма комитеты белгечләре белән берлектә  үткәрелгән “Хәмер” операциясе барышында  “Туган як” ресторанында тиешле документларсыз гына хәмер сату очрагын ачыклаган.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: тиешле документларга ия булмаган килеш кенә хәмер сату закон бозуның җитди очрагы булып тора. Аның өчен административ җаваплылык, кайбер очракларда хәтта ки җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International