Бөгелмәдә “Хәмер” декадасы тәмам

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

 Иң көтеп алына торган бәйрәмебезгә санаулы көннәр калып бара. Табыннарыбыз төрле тәм-томнан сыгылып торган, телевизордан Президент котлап, Курантлар суккан шәпкә шампан тутырылган бокалларыбызны күтәрербез дә...  Тик бокалларыбызга сыйфаты өч тиенгә дә ярамаган эчемлек кенә эләкмәсен инде...

Легаль булмаган кибет продукциясе булса – бер хәл. Арадашчылар аша килеп эләккән чит ил җитештерүчеләренең агулы сыекчасы, “ике төрле максатта” кулланыла торган аптека парфюмериясе булмасын тагы. Мондый сыекчалар “кабып” күңел ачуның ни белән тәмамланасы көн кебек ачык: районыбызда 2015 елның 11 аенда хәмердән агулануның 32 очрагы теркәлгән. Шуның 13е үлем-китем белән тәмамланган.

Мондый хәлләрдән ничек тә котылу өчен районда киң колачлы эшләр алып барыла. Әле менә шушы көннәрдә генә маркировкаланмаган яки ялган акциз маркалары ябыштырылган хәмер җитештерүне, сатуны ачыклау максатыннан чыгып үткәрелгән “Хәмер” операциясе төгәлләнгән.

- Хокук саклау органнары оператив-кисәтү чаралары барышында бер көндә генә дә 350 литрдан артыграк суррогатны хуҗаларыннан алды. Казан  - Оренбург автомобиль юлының  309 һәм 317 нче чакрымнарында “эчемлек” әйләнешен кисәтүнең ике “зур” очрагы теркәлде. Беренче очракта  - 171,5 литр, икенчесендә -  185 литр күләмендә Казахстан хәмере конфискацияләнде, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты  Лилия Степанова.

Икенче юнәлештәге эш – ул да булса законнар чыгару дәрәҗәсендә сәрхушлеккә каршы көрәшү. Баштарак “Яшел елан”ны ваклап сатуга вакыт чикләве кертү “кабып” алуга мөкиббән китүчеләрнең тормышын шактый ук катлауландырган иде. Әмма хәзер инде бу чикләүгә исе киткән кеше юк диярлек. Гражданнар эчемлекнең хәстәрен алдан ук күреп куя, даими клиентлар буларак, аны мәнсез сатучылардан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сатып ала башлады. РФ Хөкүмәте вице-премьеры  Александр Хлопонин, килеп туган хәлләрне исәпкә алып, гамәлдәге чараларны катгыйлатуны: Россия төбәкләренә югарыда телгә алып үтелгән продукциянең кайбер төрләрен сатуга теләсә нинди вакыт чикләвен кертүгә рөхсәт бирүне (сатуны тулысынча тыюга кадәр) тәкъдим иткән.

Бөгелмәдә дәүләт статистика бүлеге начальнигы Салих Габдрәхимов әйтүенчә, аларның ведомствосында гомумән дә эчмәүче һәм спиртлы эчемлекләрне әледән-әле кулланучы гражданнар учеты алып барылмый. Димәк, психоневрология диспансерында учетта торучылар исәбе буенча гына (ә бу сан чынбарлыктагы хәлләрне төгәл генә чагылдыра алмый) фикер йөртергә кала. Тик ни генә булмасын, шәһәрдә спиртлы эчемлекләрне тамчы да “капмаучы” гражданнар да бар. “Аек Бөгелмә” клубы әгъзалары – нәкъ менә шундыйлардан. Оешма төп сигез кешедән тора. Алар атнасына бер тапкыр Изге Серафим Саровский чиркәвенә җыелып, көн кадагына суга торган проблема буенча фикер алыша.

- Иң элек агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнәбез. Курслар, лекцияләр үткәрәбез, учреждениеләр һәм предприятиеләр белән иңгә-иң торып хезмәттәшлек итәбез,  - ди районның наркотикларга каршы комиссиясе секретаре, клуб әгъзасы Наилә Хәйруллина. - Күп кенә гражданнарыбыз, хәмерсез бәйрәм булмый, дигән фикердә. Әмма ялгыш фикер бу. Аек булып калуың табигыйрәк, дип уйлыйм мин. Мондый тормыш рәвеше гаилә бюджетын экономияләп кенә калмыйча, кешенең әхлаксыз юлга басуына да юл куймый әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International