Документсыз “Кагор”

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

2015 елның 25 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлегеннән 2015 елның 21 декабрендә Ижевскида яшәүче берәүнең  AUDI А4 машинасында Россия Федерациясе законында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән, маркировкасы булмаган хәмер продукциясе, тәгаенләп әйткәндә, һәркайсы 3әр литрлы Bag-in-Box савытларына тутырылган 30 данә “Кагор” шәрабе ташу факты буенча тикшерү материалы алынды. Машина йөртүче – хәмер хуҗасы үзе аңлатканча, хәмер продукциясе чиркәү максатларына тәгаенләнгән, янәсе.

 Әлеге факт буенча административ эш кузгатылып, хәмер продукциясе үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International