Түбән Кама рестораторлары ЕГАИС кертүгә карата уңай мөнәсәбәттә

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

 2016 елда кафе, барлар һәм кибетләр хәмер сатуны туктатырга мөмкин. Ник дигәндә, беренче гыйнвардан эшмәкәрләрдән хәмер продукциясен бары тик ЕГАИС аша гына сатып алуны таләп иткән закон үз көченә керә. Легаль хәмер эчемлекләрен башкача сатып алып булмаячак.

Түбән Камага килгәндә, эре ваклап сату челтәрләре һәм җәмәгать туклануы оешмалары яңалыкка асылда уңай мөнәсәбәтләрен белдерде. Алар, соңгы айларда Россиядә йөзләрчә кешенең үлеменә китергән контрафактка шул рәвешле нокта куелачак, дигән ныклы фикердә.

Әлеге исә спиртлы эчемлекләр эшмәкәрләрнең җәмәгать туклануы предприятиеләренә һәм сәүдә челтәрләренә килешүләр буенча китерелә. Хәмер продукциясен сатуга иң беренче чиратта лицензия кирәк. Яңалык исә асылда халыкның иминлеген кайгырту йөзеннән кертелә. Комсыз, мәнсез эшмәкәрләрнең халыкны  легаль булмаган хәмер белән агулаулары беркемгә дә сер түгел ич. Контрафакт хәмер кешегә үлем куркынычы белән яный!

ЕГАИС программасына килгәндә, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ышандырып әйткәнчә, аны куллануның бернинди дә авырлыгы юк. Бары тик, теркәлеп, программа гына алырга кирәк. Эшмәкәрләрнең кесәләренә әлләни “сукмаячак” бу. Экспертлар раславынча, ЕГАИС – алкогольле продукция өлкәсен “үтә күренмәле” итүнең башы гына әле. Беренче июльдән закондагы үзгәрешләрнең икенче өлеше – хәмер сатуга кагылышлысы гамәлгә керәчәк.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International