Кулланганчы, тикшерәсе бар

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Республикабызның Дәүләт алкоголь инспекциясе көче белән, Татарстанда яшәүчеләргә нәрсәләрне ашарга яравын, ә нәрсәләрне – ярамавын аңлату өчен, төп ризыкларга контроль сатып алулар үткәрелә.

Сатучыга хәләл акчабызны чыгарып биргәч, сыйфатлы, әйбәт ризык сатып алуга өметләнәбез, әлбәттә. Тик, ни кызганыч, кайбер очракларда моның нәкъ киресен күзәтергә туры килә. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Татарстанда яшәүчеләрне агуланулардан һәм сыйфатсыз товар сатып алып акчаларын җилгә очырулардан йолып калу өчен, берочтан кулланучылар хокукларының ни рәвешле үтәлүен игътибарга алып, әледән-әле кибет киштәләрендәге ризыкларга экспертиза үткәреп килә.

 ШИКАЯТЬЛӘР ЯУДЫРЫГЫЗ — ТИКШЕРМИЧӘ КАЛМАБЫЗ

Иң элек белгечләр, әлбәттә инде, тикшерелергә тиешле ризыклар исемлеген төзи.  Бу исемлек теләсә нинди ризыклардан түгел, бәлки Татарстанда яшәүчеләрдән  “Роспотребнадзор” идарәсенә, Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә, ветеринария идарәсенә һәм башка оешмаларга алынган шикаятьләрдән чыгып төзелә.  Әйтергә кирәк, башлыча республика җитәкчелеге ярдәмендә күп санда белгечләр җәлеп итү нигезендә бер йодрыкка тупланып эшләүгә ирешелә.

- Без гражданарыбызны барыннан да күбрәк кызыксындырган куллану базары мәсьәләләрен билгелибез, - ди Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко. - Әлбәттә, беренче чиратта азык-төлек товарлары турында сүз бара, чөнки гражданнарыбыз чыгымнарының 30-50 проценты нәкъ менә ризыкка туры килә бит. Тикшерү өчен сөт һәм ит ризыклары төркемнәре исемлеккә барыннан да ешрак эләгә.

Шуннан соң лаборатория тикшеренүенең кем тарафыннан үткәреләсен билгеләү өчен конкурс үткәрәбез. Аларны, кагыйдә буларак, Татарстанның аккредитацияләнгән әйдәп баручы тикшеренү үзәкләре үткәрә.

БӘЯЛИБЕЗ

Шуннан ризыклар сатып алабыз. Бу кадәресе республикабызның төрле сәүдә мәйданчыкларында иҗтимагый оешмалар һәм матбугат вәкилләре катнашында хәл ителә.

Аннан соң инде эшләр “гөрли” башлый. Башта лабораториядә тикшерелә торган ризыкның техник регламентлар һәм ГОСТлар таләпләренә туры килү-килмәве өйрәнелә. Шуннан соң халык экспертлары ризыкның тышкы “кыяфәтен” һәм тәмен тикшерә.

- Төп максатларыбыздан берсе – товарны дөрес итеп сайлап алсыннар өчен, шул исәптән составын төгәл генә белсеннәр өчен, кулланучыларны кирәкле барлык мәгълүматлар белән тәэмин итү, - ди ведомство җитәкчесе.

“КАРА” ИСЕМЛЕКТӘ – РОЛЛЫ ҺӘМ СУШИ

Экспертиза нәтиҗәләре –уйландырырлык. Соңгы өч елда тикшерелгән барлык ризыкларның чама белән өчтән бер өлеше диярлек куллану өчен яраксыз булып чыккан. Узып баручы елда роллы һәм суши, әзер салатлар, балык консервлары һәм пресервлар, шулай ук эремчек һәм каймак сәламәтлек өчен иң хәтәр ризыклар буларак танылган.

2013 елдан бирле, программаның гамәлдә булуы чорында, 40тан артыграк вазыйфаи һәм юридик затка административ эшләр кузгатылган, 300 мең сумнан артыграк күләмдә штрафлар салынган.

- Бурычыбыз – кемгә дә булса җәза бирү, штраф чәпәү түгел, бәлки үз хокукларын мөстәкыйль яклау күнекмәләренә ия булган аңлы кулланучы тәрбияләү, - дип аңлатты безгә Игорь Марченко.

Менә шулай, күпләр, ведомство спиртлы эчемлекләр сыйфатына гына күз-колак булып тора, дип уйласа, чынында көндәлек кирәкле ризыклар да игътибардан читтә калмый. Шулай булмый мөмкин дә түгел: Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәт тормыш рәвеше нигезе ич алар.

САННАР

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасының гамәлдә булуы чорында:

- Куллану законнарын санга сукмау очраклары буенча гражданнардан алына торган мөрәҗәгатьләр санының азга гына булса да кимүе күзәтелгән – 3 процентка;

- Кулланучылар хокукларын яклау хезмәтләре тарафыннан судка кадәр тәртиптә җайга салынган куллану мәсьәләләренә кагылышлы бәхәсләр саны арткан – 8 процентка;

- Республикабызның куллану базарында товарларга үткәрелә торган тикшеренүләр һәм экспертизалар саны арткан – 50 проценттан күбрәккә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International