Районда алкогольле продукция сатучы 90 сәүдә объектының 34е ЕГАИСка тоташтырылган.
Мәгълүм булганча, республикада әлеге система ярдәмендә алкогольле продукциянең җитештерүчедән сатып алучыга кадәрге юлын күзәтеп торырга ниятлиләр. Бу системаның легаль булмаган хәмер сатуга киртә куюына да өмет бар. Моның өчен кибетләрдә шешәләрдәге штрих-кодларны укып, мәгълүматларны төп базага җибәрердәй махсус җайланма урнаштыру таләп ителә. Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгече Лилия Мортазина әйтүенчә, районыбызда “Татпотребсоюз” системасында эшләүче 4 кибет, “Татспиртпром”ның 7 фирма кибете һәм 23 башка сәүдә предприятиесе ЕГАИСка тоташтырылган инде.