Чистай эшмәкәрләренең яртысыннан артыграгы ЕГАИСка тоташтырылган

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

1 гыйнвардан Татарстанда хәмерне яңа система – ЕГАИС системасы (алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнешенә контрольлек итү өчен Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы)  буенча сата башлаячаклар.

Шуның ярдәмендә һәр шешәнең тиешле таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелеп, җитештерүчедән кулланучыга кадәр тулы контрольлек җайга салыначак.

- 1 гыйнвардан кибетләрдә сатыла торган һәрбер хәмер шешәсендәге мәгълүматлар, сканирланып,  бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша тикшереләчәк, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Саунин.  -  Әлеге системада алкогольле продукция һәм җитештерүчеләр турында барлык мәгълүматлар урын алачак. ЕГАИСның хәмер белән сәүдә итүне җайга салуга, легаль булмаган товар җибәрүчеләр һәм сатучыларны ачыклауга ярдәм итәчәге күздә тотыла. Компьютер акциз маркалары карап торышка чын кебек тоелган сыйфатлы ялган продукцияне дә “тотачак”.

- Чистайда сәүдә нокталарының яртысыннан артыграгы ЕГАИС системасына тоташтырылган инде. Системага «Пятерочка» кибетләр челтәре һәм Чистайда урнашкан башка зур челтәр кибетләре беренчеләрдән булып “тоташты”, - ди муниципаль районның сәүдә бүлеге начальнигы Гүзәл Саматова. - ЕГАИСка тоташтырылган барлык сәүдә нокталары да әлегә алкогольле продукция сатып алу өстендә эшли. Бүген шәһәр һәм районның 178 сәүдә ноктасында 57 оешма алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнә.

 Ә эшмәкәрләр үзләре ЕГАИСка тоташтырылуга карата ниндирәк фикердә соң?

- Без күптәннән алкогольле продукция сату белән шөгыльләнәбез инде, - дип фикерләре белән уртаклашты «Мечта»  кибете директоры Любовь Данилова. - Башта бик авыр булыр дип уйлаган идек. Баксаң, бернинди дә кыенлыгы юк икән.

Дөрес, кайбер эшмәкәрләр системага “тоташырга” ашыкмыйча, хәмерне бик күп итеп сатып алып кую ягын гына карый.

29 октябрьдән ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында ЕГАИС буенча форум эшли башлады. Анда эшмәкәрләргә үзләренең сорауларын бирү мөмкинлеге тудырылды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары белгечләре муниципаль районнар хакимиятләре белән берлектә сәүдә нокталарын системага тоташтыруга багышланган очрашу-семинарлар оештырды. Мондый очрашу Чистайда да булды. Эшмәкәрләр анда үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүматлар ишетте.

Әлбәттә инде, күпләрне системага тоташтыру процессы да кызыксындыра. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүматлар базасында хәзерге вакытта Татарстан территориясендә ЕГАИСка тоташтыру һәм учет, касса программаларын көйләү хезмәте күрсәтергә әзер булган оешмалар исемлеге белән танышырга була.

- Системада кыенлыкларга юлыкмыйча эшләү өчен эшмәкәрләргә бераз акча чыгарырга кирәк, әлбәттә, - ди «Тонекс» фирмасы директоры Любовь Кольцова. – Без шәһәребездә 20ләп сәүдә ноктасын системага тоташтырдык инде. Бездән тыш, тагын берничә фирма бу эш белән мәшгуль.

Товар җибәрүче биргән товар-транспорт накладнойларын ЕГАИСта теркәргә һәм системаның алга таба раславына юлларга кирәк булачак. Кибетләр хезмәткәрләренә товарны сатып алу фактын учет программасында расларга туры киләчәк. Шуннан соң мәгълүмат “транспорт модуле” ярдәмендә системага тапшырылып, шифрланган рәвештә, квалификацияләнгән сертификат һәм аппарат ачкычы ярдәмендә электрон имза белән имзаланып җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International