Яңа ел сере

2016 елның 8 гыйнвары, җомга

2016 елның 8 гыйнварында Чаллы территориаль органы белгечләре җәмәгать туклануы предприятиеләренә мониторинг ясау барышында «Secret» кафесында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату фактын ачыклады. Шулай итеп, барлыгы  52 шешә (28.71л.) хәмерне законсыз әйләнештән алырга туры килде. Хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП  14.1 ст. (2 өлеше),  15.12ст. (4 өлеше) буенча административ тикшерү алып барыла.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 10 гыйнварына кадәр алкогольле продукцияне лицензиясез генә сатуның 5 очрагын, тиешсез вакытта сыра продукциясе сатуның 1 очрагын ачыклады. Нәтиҗәдә  55,5 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International