Яңа елда да – шул ук закон бозулар

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Озын-озакка сузылган бәйрәмнәр, ниһаять, төгәлләнеп килә. Хәзер менә “иске Яңа ел” бәйрәме алдыннан ниндидер бер йомгак кына ясыйсы калды. Ялныкын түгел, әлбәттә, ә эш йомгагын.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Яңа ел бәйрәмнәрендә үзләре дә эшләде, күп кенә хуҗалык итүче субъектларга да тыныч кына “эшләү” мөмкинлеге бирмәде.

    Шулай итеп, төнге сәгатьләрдә хәмер сатуның 34 очрагына (16 очрагы – Казанда, 8 очрагы – Түбән Камада) киртә куелды.

 Моннан тыш  лицензиясез эшчәнлек буенча 7 материал рәсмиләштерелде: 5 тапкыр – Чаллыда, берәр тапкыр – Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә.

 Әле тагын 13 көмешкәче “кармак”ка эләкте. Теләчедә яшәүче бер ханымның исә, көмешкә ясап мәшәкатьләнмичә, легаль хәмер белән сәүдә итүче кибетләргә көндәшлек тудырып, өеннән аракы һәм коньяк сатып ятуы ачыкланды.

 Түбән Камада стационар булмаган сәүдә объектыннан чама белән 50 литр сыра алынды.

Закон бозуның һәр очрагы буенча административ тикшеренүләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International