ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре 10 көнгә сузылган бәйрәмнәр чорында гына да Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләре сәүдә объектларында алкогольле продукция (сыра) сату вакыты чикләнүне санга сукмауның 9 очрагын; Түбән Кама шәһәрендә стационар булмаган сәүдә объектында (хосусый эшмәкәр М.З.Абзаловның «Фактория» кибете, адресы: Түбән Кама ш., Тынычлык пр., 5 й.) сыра сатуның 1 очрагын ачыклады. Нәтиҗәдә 50,3 литр күләмендә сыра легаль булмаган әйләнештән алынды.
Моннан тыш Түбән Кама территориаль органына полиция бүлекләреннән билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка гына хәмер продукциясе, шул исәптән Казахстан аракысы һәм коньягы, шулай ук 4 литрлы полиэтилен канистрларда чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы сыекча ташыганда тотылган гражданнарга карата 3 материал (Түбән Кама районы) һәм көмешкә сату факты буенча 1 материал (Аксубай районы) кабул итеп алынды.
Бәйрәм көннәрендә барлыгы 80,3 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясе хуҗаларыннан тартып алынды.
Ачыкланган барлык закон бозу фактлары буенча административ тикшеренүләр үткәрелә.