Яңа елда - кисәтү чаралары

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2016 елның 12 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Арча районы куллану базарында закон бозуларны кисәтү, кулланучыларның гомере, сәламәтлеге һәм милке өчен хәтәр белән янаган товар сатуны булдырмый калу максатыннан чыгып, кием салым һәм төзелеш материаллары белән сәүдә итүче хосусый эшмәкәрләр Г.К.Замалиева, Э.И.Габдрахмановның сәүдә объектларында  сатучылар өчен семинарлар үткәрде.

Белгечләребез сатучылар белән очрашу барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен һәм товарларның аерым төрләрен сату, бәя белешмәлекләрен дөрес итеп тутыру, товарлар һәм җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүматлар (шул исәптән – рус телендә) бирү кагыйдәләрен аңлатты,  шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны башкасына алыштырып алу  һәм кире кайтару мәсьәләләренә, кулланучылар белән үзара килеп чыккан низагларны хәл кылу мөмкинлекләренә тукталды.

Шулай итеп, сатучылар һәм эшмәкәрләргә цивилизацияле базарның үз кагыйдәләрен куюы, фәкать гамәлдәге законнарны бик төгәл үтәгәндә генә сатып алучылар һәм клиентларны җәлеп итеп, аларны “тотып калып” булуы төшендерелде. Әмма кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хәл ителмичә килгән проблемалар шактый әле. Шуңа күрә кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика чараларын тормышка ашыру эше даими төстә алып барылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International