Мамадыш районында чаралар узды

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” дигән 6 нчы кече программаны тормышка ашыру ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Шуны истә тотып, Мамадыш районында яшәүчеләрнең кулланучылар буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып кайбер чаралар: аерым алганда, хуҗалык итүче субъектлар җитәкчеләре белән очрашулар, мәктәпләр укучылары белән факультатив дәресләр, пенсионерлар һәм инвалидлар белән очрашулар, базарда дежур тору, гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде.

21 декабрьдә Мамадыш шәһәренең 2 нче лицеенда 10-11 сыйныф укучылары белән факультатив дәрес уздырылды. Балаларны асылда сыйфатлы кесә телефоннарын башкасына алыштырып алу яки кире кайтару хикмәтләренә кагылышлы сораулар кызыксындырды. Аларның һәммәсенә квалификацияле җаваплар бирелде. Шулай итеп, егет-кызлар уртак мисаллар һәм сыйныфташлары китергән мисаллар буенча фикер алышу нәтиҗәсендә кулланучы буларак үзләренең аң-белемнәрен азмы-күпме үстерүгә иреште.

22 декабрьдә базарда дежур тору оештырылды. Хосусый эшмәкәрләр игътибарына ваклап сату сәүдәсендә социаль әһәмиятле азык-төлек ассортиментын үтәү һәм тәкъдим ителә торган өстәмә сәүдә хакларын арттыруга юл куймау зарурилыгы җиткерелде.

24 декабрь көне «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пенсионерлар һәм инвалидлар белән очрашу уздырылды. Әңгәмә барышында кулланучы почмагыннан, фикерләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсеннән файдалану осталыгы кебек мәсьәләләр, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре каралды.

25 декабрьдә хосусый эшмәкәр В.А.Малов кибете хезмәткәрләре өчен укыту-өйрәтү характерында семинар үткәрелде. Чарага җыелган халыкка товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы аңлатылды.

Ә инде 29 декабрьдә Омар авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды. Очрашуга авылда яшәүче өч кеше һәм җирле шәхси эшмәкәр килде. Гади халыкны сыйфатсыз суыткыч камерасы һәм телевизор сатып алу, ә инде хосусый эшмәкәрне ЕГАИС системасын гамәлгә кертү мәсьәләсе кызыксындырды. Чарага килүчеләрнең барлык сорауларына тәфсилле җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International