Әлмәт сатучылары ЕГАИС системасына тоташтырылды

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Хәмер сату максималь дәрәҗәдә “үтә күренмәле”гә әйләнергә тиеш. Быелның беренче гыйнварыннан Россиянең барлык шәһәрләрендә Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшли башлады.

Алкогольле продукция базарындагы хәлләрне контрольлектә тоту буенча республика советы утырышында бу хакта тагын бер кат искәртеп үтелде. Хәзер хәмер кибет киштәсенә эләккәнче, эшмәкәрләр ЕГАИС аша “Росалкогольрегулирование”гә хәмер сатып алу турында мәгълүмат җибәрергә тиеш. Шуннан соң күпләп сату оешмалары кирәкле күләмдә спиртлы продукция җибәрелгәнлеге турында хәбәр итә, ә инде ваклап сату кибетләре заказ бирелгән продукциянең алынганлыгы турында раслый. Әлегә бу система шәһәр сәүдә нокталарында гына гамәлгә кертелә, әмма инде киләсе елдан ул авылларда да пәйда булачак.

- Бүгенгә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында алкогольле продукцияне ваклап сатуны хәл итүче 399 сәүдә объекты эшчәнлек алып бара. Аларның барысы да – гипермаркетлар, шулай ук ваклап сату челтәре әлеге системага тоташтырылды инде, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International