Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре озын-озакка сузылган гыйнвар ае ялларында алкогольле продукцияне законсыз сату фактларын ачыклау эшчәнлегенә йомгак ясады. Закон бозу очраклары шәхси секторда, шулай ук сәүдә объектларында ачыкланды. Теләче районы Шармыш авылында «Эридан+» ҖЧҖ кибетендә һәм Саба районы Шәмәрдән авылындагы “Язгөлем” ҖЧҖ кибетендә хәмер сату вакытын чикләүне санга сукмауның 2 очрагы билгеләнде.
Шәхси секторда да “йоклап” ятмыйлар. Территориаль орган белгечләре ТР быенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә Теләче авылында Ф.Т.Дәүләтшина, Саба районының Шәмәрдән авылында Р.Г.Нигъмәтуллин, Саба районының Килдебәк авылында Ф.В.Мусинның шәхси йортларында спиртлы продукция сатуның 3 очрагын теркәде. Шул ук вакытта Теләче районындагы очрак тикшерүчеләрне бөтенләй дә таңга калдырды. Ник дигәндә, биредә су белән кушылган спирт яки сивуха кебек юк-бар гына түгел, ә бәлки бәясе кибеттәгедән 10 тапкырга кимрәк булган “Хеннеси” коньягын (ни дәрәҗәдә легаль һәм сыйфатлы булуын гөманларга гына кала, әлбәттә) сатып ятулары ачыкланды. Барлык фактлар буенча да административ тикшеренүләр алып барыла.