Тыелган вакытта аракы саталар

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

2016 елның гыйнвар ае бәйрәм ялларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне санга сукмау фактларын ачыклады. Мисалга, “Ләйсән” кибете сатучысы 8 сәгать 30 минутта үзенә таныш булмаган бер ир-атка  «Усадская хлебная” аракысын сатып җибәргәндә “кармак”ка эләкте. Сатучы ханым үзе әйтүенчә, аракыны ул, сатып алучының гозерен кире кага алмыйча, тыелган вакыт турында бөтенләй онытып, биреп җибәргән.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы - административ хокук бозу турында эшне тикшерү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International