Бүген институтта эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Р.М.Арсланова, ваклап сатуга кабул ителә торган алкогольле продукциягә контрольлек итү бүлеге начальнигы Е.А. Солуянова катнашында Казан шәһәре Икътисад, идарә һәм хокук институтында Кырым Республикасыннан килеп белем алучы студентлар өчен лекция узды. Лекциядә Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау, Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сатуга җибәрү өчен билгеләнгән алкогольле продукциянең сыйфатын, сәламәтлек өчен куркынычсыз булуын, җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген тикшерү чаралары системасына кагылышлы темалар төп игътибар үзәгенә алынды. Моннан тыш “Республика куллану базарына бәйсез экспертиза һәм мониторинг үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең сынау лабораториясе эше турында сөйләп үтелде.
Лекция йомгаклары буенча студентлар әлеге темаларга карата үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Аларның сорауларына тулы җаваплар ирештерелде.
Вуз җитәкчелеге студентларының белемнәрен чарлауга өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.