Аларның уй-хыяллары...

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Закон бозучыларның уй-хыяллары һаман шул бер: законны ничек тә читләтеп узып, баю...

2016 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре җәмәгать туклануы предприятиеләренә мониторинг барышында «Аморе Мио» пиццериендә (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Чаллы ш., Ш.Усманов ур., 42 й.) сатуда тиешле лицензиядән башка гына  20,655 литр күләмендә алкогольле продукциянең булуын ачыкланды. Хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.1 статьясындагы 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында акт төзелде.

2016 елның 11 – 17 гыйнварында гамәлдәге закон бозуның барлыгы 13 очрагы ачыкланды. Болар:

- тиешсез вакытта сыра сатуның 7 очрагы;

- тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 3 очрагы ( 65,745л күләмендә спиртлы продукция тартып алынды);

- Казахстанда җитештерелгән алкогольле продукция әйләнеше ( 20,5л күләмендә тартып алынды);

- балигъ булмаганнарга сыра продукциясе сату;

- кулланучы өчен мәгълүматлары, шул исәптән яраклылык срогы турында мәгълүматлары булмаган азык-төлек товарларын  ( 4216 сумлык) сату.

Барлыгы 86,3л күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International