«Росалкогольрегулирование» хәмер базарының күпләп һәм ваклап сату өлкәләрендә ЕГАИС системасының эшләве турында хәбәр итә. 15 гыйнварга алкогольле продукцияне сатып алу, саклау һәм җибәрү эшчәнлеген хәл итүче 1410 күпләп сату оешмасы (98% ы) ЕГАИСка тоташтырылган.
Моннан алданрак, 29 декабрь көнне, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасының эшләве турында” №1459РФ Хөкүмәте карарына кул куйган иде.
Әлеге документ нигезендә ЕГАИСның эшләү кагыйдәләре расланган, шулай ук ваклап сату оешмалары тарафыннан алкогольле продукцияне сатып алу турында мәгълүматларны теркәүнең чик сроклары билгеләнгән.
Карар нигезендә, ваклап сату оешмалары 2016 елның I кварталында сатып алынган продукцияне 20 апрельдән дә соңга калмыйча ЕГАИСта теркәргә тиеш.
Хәзерге вакытта система чама белән 8,5 млн документны эшкәрткән инде. Системадагы хаталар аркасында ЕГАИСта теркәлмичә калу очраклары юк.
Мәгълүмат җибәрүчеләр тарафыннан хаталану яки мәгълүматны дөрес кертмәү сәбәпле система 331,905 мең очракта мәгълүматларны теркәүдән баш тарткан.
Мәгълүматларны теркәүдән баш тартуның иң еш очрый торган сәбәпләре
Баланска кую буенча операцияләр кысаларында:
Оешма баланска куярга ниятләгән алкогольле продукциянең чынбарлыктагы күләменең системада игълан ителгән күләмгә туры килмәве.
(Мисал: 12 меңнән артыграк шешә күләмендәге продукцияне баланска кую омтылышы. Шул ук вакытта актта шешәләрдәге маркалардан укылган нибары өч штрих-код кына күрсәтелгән).
Оешма баланска куярга ниятләгән алкогольле продукция тибының системада игълан ителгән типка туры килмәве.
(Мисаллар: Банкалардагы сыраны баланска кую омтылышы. Шул ук вакытта актта, янәсе, сырадагы маркаларның штрих-кодлары күрсәтелгән. ЕГАИС мәгълүматлары буенча аракыда актта күрсәтелгән маркалар бар. 0,38 л сыешлыклы савыттагы аракыны баланска кую омтылышы. Шул ук вакытта, җитештерүче мәгълүматлары буенча, актта күрсәтелгән акциз маркасы 0,5 л сыешлыктагы продукциягә урнаштырылган).
Продукцияне төяп җибәрүгә накладнойлар булдыру кысаларында:
Накладнойларда күрсәтелгән алкогольле продукция тибының факттагы тибына туры килмәве
(Мисаллар: Накладнойда шешә-савытларга тутырылмаган продукцияне төяп җибәрү билгесе күрсәтелгән. Шул ук вакытта накладнойда күрсәтелгән продукция шешә-савытларга тутырылган продукция булып тора. Накладнойда 70 дал күләмендә агызып сатыла торган сыраны төяп җибәрү күрсәтелгән. Шул ук вакытта оешманың калдыкларында мондый күләмдәге продукция юк. ЕГАИСта инде билгеле бер кабул итеп алучыдан шул ук номерлы һәм даталы накладной бар).
Накладной буенча сатып алуны раслау кысаларында:
Раслаудагы хаталар
(Мисаллар: Актта күрсәтелгән накладной билгеле бер җибәрүчегә кермәгән. Актта күрсәтелгән накладной инде алданрак алучы тарафыннан расланган. Актта чынбарлыкка туры килмәгән ТТН реквизитлары күрсәтелгән).