Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсе

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры катнашында “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2015 елдагы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында” йомгаклау киңәшмәсе була.

Киңәшмәдә шулай ук Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Диденко В.Л.,  Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, алкогольле продукцияне җитештерүчеләр вәкилләре, күпләп һәм ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр, видеоконференц-элемтә режимында  - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International