2015 елның 20 гыйнварында Лениногорск шәһәрендәге «Юлия» кибетендә контрольлек чарасы үткәрү барышында федераль законда билгеләнгән җитештерү һәм әйләнеше легальлеген раслаучы товарны озату документларыннан башка гына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше ачыкланды. Тикшерү Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге участок полиция хезмәткәре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты белгечләре тарафыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында үткәрелде.
Әлеге сәүдә объектын тикшерү барышында:
- пластик шешәләрдә 17,6 литр күләмендә ак һәм коңгырт төстәге, “кустарный” ысул белән ясалган, гражданнар тормышы һәм сәламәтлегенә зыян белән янаган спиртлы продукция;
- 3,9 литр күләмендә 95% лы этил спирты;
- 3,75 литр күләмендә шампан шәрабе сатудан алынды.
Шулай итеп, законсыз әйләнештәге барлыгы 25,25 литр күләмендә продукция сатудан алынды.
Хәзерге вакытта закон бозуга юл куйган хосусый эшмәкәргә карата административ тикшерү алып барыла. Закон бозуның әлеге очрагы өчен җәза чаралары административ штрафны һәм алкогольле, спиртлы продукцияне конфискацияләүне күздә тота.