Урта Корса авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елның 21 гыйнварында Арча районының Урта Корса авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина катнашында гражданнарны кабул итү булды.

Халыкка бу хакта белдерүләр аша алдан ук хәбәр итеп куелды.

Әйтергә кирәк, моның ише кабул итүләр үткәрү дәүләт органнары белән гражданнар арасында үзара элемтә булдыру мөмкинлеге бирә һәм халыкның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итә.

Чарада, гади халыктан тыш, җирлек территориясендә үзләренең эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре дә катнашты.

Кабул итүдә кулланучыларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча киңәш-табышлар бирелде. Сораулар асылда техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуга, сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр кую срокларына, мебельгә заказ бирү срокларына сыешмауга, сыйфатлы товарларны башкасына алыштыруга  һ.б. кагылышлы булды.

Чарада катнашучыларга шулай ук товарлар сатып алганда товар турында мәгълүматларны җентекләбрәк укып чыгу, эшләп чыгару датасын, яраклылык срогын һәм саклау шартларын аерым игътибар үзәгенә алу тәкъдим ителде.

Очрашуда сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре ЕГАИС системасына кагылышлы мәсьәләләргә кагылып үтте.

Чарада катнашучы барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле темаларга багышланган буклетлар һәм «Пульс» газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International