Татарстан Премьер-министры ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең еллык эшенә анализ ясады

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең видеоконференция режимындагы коллегиясе утырышында катнашты.

Татарстанда легаль хәмер продукциясен сату күләме дүрт процентка, аракы  - бер процентка кимегән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең коллегия утырышында белдерде.

Республика Хөкүмәте Рәисе әйтүенчә, 2015 елда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль әйләнеше өлкәсендәге эш нәтиҗәләре соңгы биш ел эчендә хәлләрнең беренче тапкыр, ниһаять, берникадәр яхшыра төшүен күрсәтә. Ул икенче яртыеллык йомгаклары буенча аракы сатуның 104 процент һәм дүртенче кварталда - 109 процент чамасы  тәшкил итүен искәртте. И. Халиков: “Министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләрнең бу тармактагы эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча гомуми эшен күрсәтүче бердәм бәяләү индикаторын гамәлгә кертергә кирәк”, - дип, ТР Теләче (112 процент тәшкил иткән) һәм Әтнә (111 процент тәшкил иткән) районнарында ел йомгаклары буенча легаль хәмер сату күләменең үсүен өстәде. Ә менә ТР Тукай, Алабуга, Спас, Әгерҗе районнарында, киресенчә, легаль хәмер сату биш процентка кимегән.

ТР Премьер-министры 2015 елда легаль булмаган алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә җинаять җәзасы һәм административ җәзаны көчәйтердәй РФ законнарына үзгәрешләр кертелмәвенә борчылу белдереп алды. “Без РФ ярдәменә, ТР Хөкүмәтенең Дәүләт Думасы депутатлары белән тыгызрак элемтәдә эшләвенә өметләнәбез. Юкса хокук саклау органнарының бөтен эше  хәмерне легаль булмаган әйләнештән алуга гына кайтып калачак. Бүгенәлеге өлкәдә көрәп акча эшләүче закон бозучылар, җинаятьчеләр өчен бу гына җитми. Аларны төрмәгә утыртырга кирәк. 3 көннән соң ук үзен аклаган 5 мең сумлык штрафлар  - җәза түгел, кырысрак җәза кирәк. Күпчелек илләрдә җинаятьнең әлеге төре өчен зур сроклы төрмә җәзасы, бик тә кырыс санкцияләр каралган”,  - дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Шул ук вакытта Илдар Халиков узган елда аптекаларда сатыла торган спиртлы продукциянең асылда  инде әйләнештән чыгуын басым ясап әйтте. Бу юнәлештә “Роспотребнадзор” идарәсе җитди эш алып барды. Шулай ук республикабызда яшәүчеләрнең “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүләре дә контрольлек чаралары үткәрүгә нигез булып торган мөһим мәгълүмат чыганакларына әйләнде, диде ул.

«Татарстанның теге яки бу аптекасында спиртлы сыекча сатылуын белеп, бу хакта кичекмәстән “Халык контроле”нә хәбәр итүчеләргә карата ниндидер кызыксындыру чарасы күрергә кирәк. Моның ише закон бозучыларга җәза бирү өчен механизмнарыбыз шактый күп. Намуссыз эшмәкәрнең кесәсенә салып куярга ниятләгән 10 мең сум акчасын ким дигәндә 100 мең сумлык (күбрәк тә ярый әле) зыянга әйләндерергә кирәк. Бу хакта мин ачыктан-ачык сөйлим. Без  - аптека бизнесын үстерүне хуплыйбыз, әмма кешеләрне үтерүне һәм аларның сәламәтлегенә зыян китерүне берничек тә хуплый алмыйбыз”. - дип белдерде Премьер-министр.

2015 елда хәмер базарының күпләп-ваклап сату өлкәсенә ЕГАИС (Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы) кебек хәмер базарын җитештерү һәм сатуга бик мөһим контрольлек чарасы үтеп керде. “Хәзерге вакытта республиканың ике районы  - Тәтеш һәм Актаныш районнары ЕГАИСка тулысынча тоташтырылу эшен төгәлләмәгән әле, дип искәртте И.Халиков һәм берочтан системаны гамәлгә кертү буенча килеп туган теге яки бу мәсьәләләрне хәл кылу өчен «Татспиртпром»га мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

«Без, әлеге проблемаларны хәл кылу өчен, махсус  средстволар бүлеп бирдек һәм өстәмә рәвештә дә бүлеп бирергә әзербез”, - дип ышандырды ул.

ТР Премьер-министры, «Татспиртпром»ААҖ турында сөйләп, компаниянең узган елда әйбәт кенә эш нәтиҗәләре күрсәткәнлеген билгеләп үтте. Аерым алганда, «Татспиртпром» Россиядә хәмер продукциясен иң күп җитештерүче компаниягә әйләнде. Узган елда хәмер продукциясен  - 20 процентка, шул исәптән  аракыны -  24 процентка күбрәк җитештерде, диде Илдар Халиков.

Ә  менә “Эфес” компаниясенең сыра җитештерүне 10 процентка киметүе борчый. Шул ук вакытта “Болгар” компаниясенең сыра җитештерүне 14 процентка арттыруы күзәтелә.  Гомумән, базарда сыра җитештерүнең кимүе турында беләбез. Республикада җитдирәк маркетинг сәясәте үткәрергә кирәк”, - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте башлыгы.

Шул ук вакытта И.Халиков Татарстанда аракы сатуны арттыру бурычы куелмавын басым ясап әйтте. “Татарстанда яшәүчеләр аны никадәр азрак эчсә, шуның кадәр яхшырак. Әмма без суррогат хәмерне, составында спирт булган төрле средстволарны сатуга юл куймаска тиешбез. Бернинди акциз да сәламәтлектән кыйммәт һәм өстенрәк була алмый. 2015 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хокук саклау органнарының, дәүләт хакимияте органнарының бу афәткә каршы көрәшне көчәйтүләре уңай нәтиҗәләргә китергән”, - диде ул.

«Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә балалар һәм үсмерләр арасында хәмердән агулану очраклары кимегән. Шул рәвешле 2015 елда Татарстанда 14 яшькә кадәрге балалар арасында хәмердән агулануның 36 очрагы теркәлсә, 2014 елда 44 шундый очрак булган. Тулаем алганда узган елда республика буенча хәмердән агулану очраклары 2014 елдагы белән чагыштырганда 24,7 процентка кимеп, башлангыч мәгълүматларга караганда,  1198 очрак (2014 елда -  1584 очрак) тәшкил иткән.

«Агуланулар саны кимү мөһим. Балалар арасында хәмердән агулану очракларының кимүе бигрәк тә сөендерә. Әмма барыбер бу проблемага игътибарларын көчәйтергә тиешле шәһәр һәм районнар бар әле. Балалар арасында агулануның 36 очрагыннан 14е -  Чаллыга, сигезе – Казанга туры килә. Бик зур борчуга сала торган хәл бу. Барыбызның да төп эше бездә агулану һәм үлем-китем очракларын булдырмауга юнәлдерелергә тиеш”, - дип йомгак ясап әйтте ТР Премьер-министры.

Видеоконференция ахырында район хакимияте башлыгы  Айрат Хәйруллин  Әлмәт муниципаль районының 2015 елны әйбәт күрсәткечләр белән төгәлләгәнлеген билгеләп үтте. Мисалга, хисап чорында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең бер йодрыкка тупланып эшләве нәтиҗәсендә 26 мең литрдан артыграк күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Әлмәт районы Татарстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне сату буенча да елны уңышлы төгәлләде. Продукция сату 102 % процент тәшкил итте, диде хакимият башлыгы. Айрат Ринат улы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен җаваплы хезмәтләргә рәхмәт белдереп, югары дәрәҗәдә күрсәткечләргә ирешеп эшләүне дәвам иттерергә кушты.

 Легаль булмаган алкогольле продукция сатып алырга тәкъдим итсәләр, 22-21-66 номеры аша ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының “Кайнар линия” телефонына шалтыратырга иренмәгез. Легаль булмаган хәмер продукциясеннән агулануларның үлем-җитемгә китерү ихтималын истән чыгарырга ярамый. Һәркайсыбызның гомере – үзебезнең кулларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International