Шәһәр һәм районда яшәүчеләр “Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү” порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” хезмәтеннән файдалана ала. Сез әлеге бүлектә Баулы муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә ачыкланган закон бозу фактлары турында хәбәрләр калдыра аласыз. Хәмер базары өлкәсендә расланган закон бозу фактлары өчен исә матди кызыксындыру сыйфатында акча түләнәчәк.